10 август 2026 материаллары
-
МӨҺИМ
Кара дүшәмбе. Дошманның тыныч халыкка һөҗүме аркасында 13 кеше һәлак булды
10 август иртәсендә Түбән Кама дошман һөҗүменә дучар булды. Рәсми чыганакларга караганда, пилотсыз очкычлар гражданлык һәм сәнәгать объектларына һөҗүм итте.
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе Түбән Камада дошман һөҗүменнән килгән зыянны барып күрде
Рөстәм Миңнеханов пилотсыз очкычлар һөҗүменә дучар булган Түбән Камага сәфәр кылды.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Якын арада һөҗүмнең барлык нәтиҗәләре дә бетереләчәк»
Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада БПЛА һөҗүменнән соң зыян күргән биналарны карады, кешеләр белән аралашты. Бу хакта ул үзенең МАКС каналында хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Төбәк парламентлары җитәкчеләре Татарстан халкының кайгысын уртаклаша
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов исеменә төбәк парламентлары җитәкчеләреннән кайгы уртаклашу телеграммалары килә.
-
Яңалыклар
Казанда «Халык инвентаризациясе» проекты дәвам итә
Ел башыннан Казанда законсыз урнаштырылган 246 стационар булмаган сәүдә объекты ачыкланган.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан һәм Таҗикстан президентларының кайгысын уртаклашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Түбән Камадагы хостелда кешеләр һәлак булу сәбәпле, Үзбәкстанга һәм Таҗикстанга телеграммалар юллады.
-
Яңалыклар
2026 елда машина йөртү таныклыгын кемнәр алыштырырга тиеш булачак
Быел машина йөртү таныклыгы срогын автомат рәвештә озайту гамәлдән чыкты. Ел ахырына кадәр кемнәр таныклыгын алыштырырга тиешлеге турында «Татар-информ» хәбәр итте.
-
Җәмгыять
«Йөзьяшәр» шәһәр проекты өлкәннәрне берләштерә
Быел «Йөзьяшәрләр уены» спартакиадасының өченче сезонында Казанның җиде районыннан 4,5 меңнән артык кеше һәм 2,5 мең җанатар катнашкан. Проект өлкән буын вәкилләрен, аларның гаиләләрен, дусларын берләштерә. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов сөйләде.
-
Яңалыклар
Түбән Камада БПЛА һөҗүменнән соң милегенә зыян килгән кешеләр өчен кайнар элемтәләр эшли
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага килде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген БПЛА һөҗүменә дучар булган Түбән Камага килде. Бу хакта Татарстан Республикасы матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Владимир Путин төбәкләрдә халык саны кимүне туктату зарурилыгы турында белдерде
Россия Президенты Владимир Путин Бурятиягә эшлекле сәфәре кысасында Ерак Көнчыгыш шәһәрләрен үстерү белән шөгыльләнүче белгечләр белән очрашкан, Президент очрашуда кайбер төбәкләрдә халык саны кимүне туктату зарурилыгы турында белдергән. дип яза “РИА Новости”.
-
Җәмгыять
«Сайлау ноктасы»: һәркем үз тавышын бирә алачак
Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга бер айдан аз гына күбрәк вакыт калып бара. Кандидатлар өчен «урак өсте» башлана.
-
Яңалыклар
Түбән Камада БПЛА һөҗүме аркасында үлгән бала фатир балконында йоклый торган булган
Бүген Түбән Камага БПЛА һөҗүм итү аркасында һәлак булган баланың 5 яшьлек кыз икәне ачыкланды. Дрон агачка бәрелеп шартлаган, аның кисәкләре йортка зыян китергән, дип яза «ТАСС».
-
Яңалыклар
Юрист дачада тавык һәм кәҗә үрчетү өчен 20 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин булуын әйтте
Дача участогында тавык һәм кәҗә үрчетү хуҗага 20 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкин. Бу хакта «Абзац» ка Законнарны үстерү үзәге директорының беренче урынбасары, юридик фәннәр кандидаты Дмитрий Матюшенков сөйләде.
-
Җәмгыять
Казан укучыларының имтихан күрсәткечләре Россиянекеннән югары
Быел Казан мәктәпләрен тәмамлаучыларның Бердәм дәүләт имтиханнары буенча нәтиҗәләре Россиядәге уртача күрсәткечләрдән югары. Узган ел белән чагыштырганда физика, география, информатика, биология һәм француз теле буенча нәтиҗәләр шактый арткан. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.